- куян
- 1. Кимерүчеләр отр. озын колаклы кечерәк җәнлек. с. Шуның тиресеннән тегелгән 2. сөйл. Йорт куяны, кролик 3. күч. Куркак кеше 4. күч. Билетсыз пассажир. КУЯН ИРЕНЛЕ – Өске ирене тумыштан куянныкы кебек икегә аерылып торган кеше тур. КУЯН ЙОНЫ – Казаяклар семь. сары чәчәк ата торган үсемлек; Фикария. КУЯН КОЛАГЫ – Яфрагы өч аерчалы үсемлек; рус. Дряква. КУЯН СӨЯК – Кузаклы үсемлек; рус. Гороховник. КУЯН ТАЛЫ – Исле әрем. КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ – Кыр-урман эшләренә алып барган ашамлыкларның ашаганнан калган өйгә кайткач кечкенә балаларга бирелә торган өлеше
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.